«Ләйсән» вокаль (җитәкчесе Зилә Шәйхетдинова) һәм Арча мәдәният йорты каршындагы халык инструментлары (Флорид Гасыймов) ансамбльләре Түбән Новгородта булып кайтты. Биредә алар Бөтенроссия «Халыклар дуслыгы» милли мәдәниятлар фестивалендә катнашты. Безнекеләр Идел буе төбәкләреннән килгән 10 коллектив арасында иде. Алар дипломнар һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнде.

вход