17 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Республика Президенты Арчага сәфәрен күңелле вакыйгадан — шәһәрнең Көнбатыш урамында яңа төзелгән йортларны тапшыру тантанасында катнашудан башлады.

Олы юл буенда тезелеп киткән әлеге йортларга игътибар итми кала алмыйсың. Шәһәргә үзенчәлекле ямь биреп утыра алар. Бүген менә шуларның алтысындагы фатирларның ияләренә ачкычлар тапшырылды.

Республикабызда гамәлдә булган күп программаларның башлангычында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тора. Менә бүгенге тантанада да без шуларның өчесенең тормышка ашырылуына шаһитлар булдык. “Арча КСМы” һәм “Энергосервис” ширкәтләре төзегән йортлардагы фатирлар авария хәлендәге торактан күчкән кешеләргә, ятим балаларга һәм социаль ипотека программасы буенча бирелде.

— Рөстәм Нургалиевич, районга күрсәткән ярдәмегез өчен зур рәхмәт! — диде муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тантананы ачып. — Узган ел тәмамланганда Боз сарае бүләк иткән идегез. Быел менә күпме кеше Яңа елны яңа фатирларда каршылый.

— Арчаның элек нинди булганын яхшы хәтерлим, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Соңгы елларда шәһәр нык үзгәрде, матурланды, менә шундый мәһабәт йортлар арта. Барыгызны да тормышыгыздагы истәлекле вакыйга белән котлыйм, уңышлар телим!

Яңа фатир алучылар исеменнән чыгыш ясаган Рамил Шәмсетдинов республика җитәкчесенә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов белән Илшат Нуриев яңа фатирларда булдылар.

Рөстәм Миңнеханов район хастаханәсенең ныклап төзекләндерелгән икенче дәвалау корпусын карады.

Соңгы елларда республика җитәкчелеге ярдәме белән район хастаханәсе танымаслык булып үзгәрде. 1942 елда төзелгән беренче корпуста 2013 елда 21 млн. 970 мең сумлык ныклап төзекләндерү эшләре башкарылган иде. Быел 1973 елда ук төзелгән янкорма яңартылды. Хирургия бүлеге, йөрәк-кан тамырлары үзәге, реанимация бүлеге — барысы 1211 квадрат метр мәйдан төзекләндерелде. Эчке инженер челтәре, түбә, бинаның алгы ягы яңартылды, лифт урнаштырылды, территория төзекләндерелде.

Республика Президенты балалар сәнгать мәктәбендә булды. Быел Арчадагы балалар сәнгать мәктәбе дә ныклап төзекләндерелде, ул хәзер шәһәребездәге иң матур биналарның берсенә әверелде. Анда 19 млн. сумнан артык эш башкарылды.

Президент мәктәптә шөгыльләнүче балалар чыгышларын карады, мәктәп коллективының эшчәнлеге белән кызыксынды.

IMG_1806

IMG_1826

IMG_0031

IMG_0035

IMG_0056

IMG_0054

IMG_0103

IMG_0083

IMG_0116

вход