19-20 ноябрьдә Казанда «Ливадия шифаханәсендә Татарстан республикасы эшче һәм укучы яшьләренең үзешчән сәнгать 11нче республика профсоюз фестивале булды. Анда мәдәният хезмәткәрләренең Арча райкомы актив катнашты. Мәдәният идарәсе җитәкчесе Р. Мөхетдинов, сәнгать мәктәбе укытучылары Д.Гасыймов, Д.Мөхәммәдиев, район мәдәният йортыннан Д.Гайфуллин, З.Зиннатова, Р.Низамов, З.Әүһәдиева төрле номинацияләрдә катнаштылар. Сәнгатьле сөйләү номинациясендә Рамил Мөхетдинов, фольклор вокалда Дамир Гасыймов өченче дәрәҗә лауреат булдылар һәм Гала-концертта чыгыш ясадылар.
IMG-20151123-WA0006-1

вход