Режим работы учреждения:
Понедельник – пятница: 8.00 — 17.00
Суббота: выходной
Перерыв на обед: 12.00 — 13.00
Вечерние мероприятия: 18.00 — 22.00
Муниципальное бюджетное учреждение "Арский районный Дом культуры" Арского муниципального района РТ
Арский районный Дом культуры
logo

Арча район Мәдәният йортында “Милли хәзинә” бәйге-фестиваленең йомгаклау концерты

узды. Фестиваль Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан игьлан ителде.
Бүгенге көндә балаларда һәм яшь буында туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү- иң мөһим бурычларның берсе. Районыбызда бу юнәлештә бик күп эшләр алып барыла. Мәдәни чаралар күңел ачуга гына кайтып калмый, ә зур тәрбияви мәгьнәгә ия.
“Милли хәзинә” фестивале дә әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәт, йолалар, халык җыр-биюләрен, һөнәрчелек өлкәсен үз эченә алды.
Фестиваль яңа талантларга да юл ача, катнашучыларның күбесе район сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясады.
Барлык катнашучыларга, милли хәзинәләребезне саклаучы, үстерүче һәм халыкка җиткерүче үзешчән сәнгать осталарына, иҗади коллективларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!
#АрскКультура #АрскийРДК