«Арча якташлыгы» иҗтимагый оешмасы башкалабыз тамашасына бәйрәм ясады. Кырлай шүрәлесе (ТР ның атказанган артисты Азат Зарипов) Казанга, Кәрим Тинчурин исемендәге театрга килеп чыкты. “Шүрәле – Былтыр ма¬җаралары” театральләшкән концерт-тамаша ике көн дәвам итте. Халыкның күп булуы арчалыларның башкалада күпләп яшәвенә генә бәйле түгел, әлбәттә. Аңлашыла ки, быелгы очрашу тулаем бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланды. Быел исә якташыбыз Гөлзада Сафиуллина бу чараны оештыруда да башлап йөрде. Концерт та аның башкаруында Арча гимны – “Ватанымның ал таңы син, Арча” җыры белән тәмамланды. Театрның залы турында әйткән дә юк, бинаның һәр почмагы тамашачы белән шыгрым тулган иде. Беренче катта Арча мәдәният йор¬тының халык музыка уен кораллары, Габдулла Тукай исемендәге педагогия көл¬лиятенең, район сәнгать мәк¬тәбенең бию ансамбль¬ләре хуҗа булып алса, икенче катның фойесы “Әдәби мәйдан”га әверелде. Бу тамаша “Каурый каләм” дип аталды. Аны Тукайның туган авылы Кушлавычта 42 ел буена татар теле һәм әдә¬бия¬тын укыткан Фәргать Зыятов ачып җибәрде. Тыңларлык та, карарлык та әйберләр күп иде монда. Мәктәп балаларыннан алып өлкән яшь¬тәге әби-бабайларга кадәр, дәртләнеп-дәртләнеп, Тукай шигырьләрен сөйләделәр, үз иҗатлары белән дә таныштыру җаен таптылар. Ә диварлар буйлап төрле күргәзмәләр тезелеп киткән. “Тукай иҗатына багышланган кул эшләре бәйгесе ел буена барды, – диде бу җәһәттән Казан арты тари¬х-этнография музее¬ның директор урынбасары Шә¬фигулла Гарипов. – Иң яхшыларын Казан тамашачысына күрсәтергә алып килдек”. Ә бер читтә, тыйнак кына, исемнәре һәркемгә билгеле язучыларыбыз, ша¬гыйрь¬лә¬ребез басып тора. Монда Арча төбәгеннән чыккан, бү¬ген иҗат итеп ятучы язучы¬ларның һәм ша-гыйрьләрнең китаплары куелган “Тукайдан илһам алып!” дигән күргәзмә әзер-ләнгән икән. Тамашачылар Мәрзия Фәй¬зуллина, Равил Вәлиев, Рә¬фикъ Юныс, Вакыйф Нуриев, Сания Әхмәт¬җанова, Гү¬зәл Әдһәм, Рөстәм Галиуллин кебек якташла¬рының иҗат җимешләре белән бик кызыксынып таныштылар. Арча ягы талантларга бик бай. Шуңа күрә киленнәр һәм кияүләр Гүзәл Идрисова (Арча егете Илназ Баһның хәләл җе¬фе¬те), Лилия Муллагалиева, Артур Хафизовларның чыгыш ясавы бер дә гаҗәп булмады. Кичә башында ук бә¬ләкәй Тукайга охшаган яланаяклы Айтуган Хәбиб¬рах¬манов “Эш беткәч, уй¬нар¬га ярый!” шигырен сөй¬ләп җибәргәч, халык бер¬мәл¬гә тын калды. Тукайны зурлаган һәр балага, шул исәптән “Кәҗә белән Сарык әкия¬те”ндәге сценарийда катнашучыларга да: “Балалар без-дән дә уздырып укый¬лар. Болай булгач, ки¬ләчәгебез бар әле”, – дигән өметләр белән Язучылар берлегенең Арча филиалы җи¬тәкчесе Рифат Җамал, сәх¬нә¬гә чыгып, бү¬ләкләр тапшырды. Аннан Шүрәле, әйдәгез, авыллар буенча сәяхәткә чыгабыз, дип тәкъдим кертте. Ягъни тамашачы һәр җырчының туган авылына “кайтып килде”. Рабига апа Сибгатуллина артыннан – Иске Иябашка, Люция Хәсә-нова җырына ияреп – Хәсән¬шәехкә. Әйтергә кирәк, бу авыл бигрәк тә бай булып чыкты: авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, бу кичәнең инициаторы, соңгы елларда төбәкнең үсеше өчен зур тырышлык куйган район җитәкчесе Илшат Ну-риевның да туып үскән җи¬ре бу. Камил Гарипов Шү¬рәлегә сюрприз ясады: Кырлай авылына багышланган җыр җырлады. Ни әйтсәң дә, бу авыл – Шүрәленең дә туган җире бит. Шушмабаштагы “Кызлы йорт” пәйда булгач, нинди чибәр кызлар бу дип, “урман хайваныбыз” акылдан яза башлады. Симетбаштан Вәис Бәйрәмов Шү¬рәле сүзләрен кыстыргалагач: “Минем турыда да җырладылар”, – дип күкрәк кагып йөрде. Кыскасы, бик тә күңеле булды Шүрәленең. Якташлык җәмгыяте президенты Фә¬нис Мөсәгыйтов: “Ике көн генә җитмәс, киләчәктә “Арча атналыгы” дип атарлык бәйрәм уздырырга язсын”, – дигән теләкләрен җит¬кергәч, бөтенләй үсе¬неп китте. Бәләкәйрәк кызларга күз сала башлады. Янәсе, алар үсеп җитәрләр, ә Шүрәле мәңге картаймый бит. Тукай үзе мәңге яшь булган кебек!

IMG_0731 IMG_0413

IMG_0304 IMG_0150

IMG_9959 IMG_0679

IMG_0720

вход