Арча районы мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада урып-җыю чорындагы эшчәнлеген башлап җибәрде. Елдагыча маршрутны Иске Чүриленең ындыр табагында эшләүчеләргә концерт бирүдән башлады үзешчән сәнгать осталары.

Биредән башлаулары юкка түгел, чөнки иң беренче чәчүгә чыгучылар да, уракка төшүчеләр дә “Татарстан” ширкәте хезмәтчәннәре. Бирегә яз да иртәрәк килеп, игеннәр дә алданрак өлгерә.

Ындыр табагында арыш көшелләре ята. Без килгәндә ашлык чистарту машинасында эшләүчеләрнең ялга туктаган чагы иде. Биредә әлегә 10 кеше эшли. Ашлык күбәйгәч, өстәмә көчләр дә чакыралар икән.

Ул арада ындыр табагына “КамАЗ” машинасы белән ашлык кайтты. Бер яктан икмәкне кырдан алып кайтып бушатсалар, икенче яктан төяп җибәрәләр: амбарларга саклауга, эшчеләргә хезмәт хакына өләшергә, Казанга базага. Соңгысыннан, тапшырган ашлык өчен кышын катнаш- азык ташыйлар.

Ындыр табагы мөдире Рәфкать Хафизов әйтүенчә, урак башыннан 20 мең центнердан артык ашлык кайткан. Шуның алты мең центнерын симәнәгә салганнар. Эш көне ике сменага бүленгән: иртәнге 7 дән көндезге бергә, көндезге бердән кичке җидегә кадәр. Шушы көннәрдә арыш суктыру тәмамлана, күрше бригадада инде солы да суктыра башлаганнар.

Ындыр табагына үзгә хуш ис — икмәк исе таралган. Көз якынлашуын искәртүче мондый ис урак өстендә генә була. Икмәкнең, җир байлыгының татлы исе ул. Аның тәмен игенчеләр генә чын–чынлап тоя аладыр. Бүген татлы икмәк исе янына җанга рәхәтлек биреп җыр-моң да кушылды, күңелләрне канатландырды. Расих Галимҗанов, Зөлфия Әүхәдиева, Данис Гайфуллин башкаруындагы дәртле җырларны тыңлап хозурланды хезмәтчәннәр.

Бирегә өченче ел агитбригада белән килгәндә, үлчәүче кызның матур җырлавы истә калган. Ул чакта әле аграр университет студенты булган, хәзер ел ярымнан артык Ашабаш клубы мөдире булып эшләүче Ләйлә Афзалова. Бу юлы да Ләйлә хезмәттәшләренә җыр бүләк итте. Кирәк чакта әле дә килеп булыша Ләйлә. Әнисе Найлә дә озак еллар биредә склад мөдире булып эшли.

DSC_0097-2

вход