Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 8 нче март –Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булачак.
2015 елның 24 сентябрендә чыккан 1017 а номерлы «Ял көннәрен күчерү турында» РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 3 гыйнварда якшәмбегә туры килгән ял көне – 7 март дүшәмбегә күчерелде.
Димәк, биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләр өчен 5, 6, 7, 8 март ял көннәре булачак.
wRTEpI6g6_Q

вход