Режим работы учреждения:
Понедельник – пятница: 8.00 — 17.00
Суббота: выходной
Перерыв на обед: 12.00 — 13.00
Вечерние мероприятия: 18.00 — 22.00
Муниципальное бюджетное учреждение "Арский районный Дом культуры" Арского муниципального района РТ
Арский районный Дом культуры
logo

Нәүрүз мөбарәкбад!

Нәүрүз мөбарәкбад!
Татар халкының борын-борыннан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе — Нәүрүз бәйрәме. Ул төрки һәм көнчыгыш халыкларында Яңа елны каршылау бәйрәме буларак уздырылып килә.
Нәүрүз көнчыгыш календаре буенча мартның 21 нче көнендә, ягъни, көн белән төннең тигезләшкән көнендә үткәрелгән. Фарсыларда, гарәпләрдә, Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан кебек илләрдә рәсмиләшкән дәүләткүләм бәйрәм сыйфатында хәзер дә уздырылып килә.
Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре районыбызда яшәүче үзбәкләрне Нәүрүз бәйрәме белән котлады. Алар һәркайсы үз телләрендә Нәүрүзбикәне сәламләделәр һәм изге теләкләрен җиткерделәр.
-Нәүрүз бездә бик зурлап, Сабантуй кебек уза.
Иң төп гадәт — сумалак пешерү. Ул безнең милли ризык, бик озак, 24 сәгать дәвамында зур казанда пешерелә. Сумалак шыттырылган бодай бөртекләреннән ясала, — дип таныштырды алар.
Бу бәйрәмнең рухи байлыгы турында онытмыйк. Нәүрүз тынычлык, дуслык, тигезлек бәйрәме булып калсын һәм гасырларга барсын!