Режим работы учреждения:
Понедельник – пятница: 8.00 — 17.00
Суббота: выходной
Перерыв на обед: 12.00 — 13.00
Вечерние мероприятия: 18.00 — 22.00
Муниципальное бюджетное учреждение "Арский районный Дом культуры" Арского муниципального района РТ
Арский районный Дом культуры
logo

“Хәтер чылбыры”

Казансу паркында фольклор коллективларның “Хәтер чылбыры” дип аталган район фестивале гала–концерты булып үтте. Ул инде өченче ел рәттән оештырыла һәм рухи мирасыбызны яшь буынга җиткерү, халык җырларын, борынгы йолаларны саклап калуны күз алдында тота.

Шунысы куанычлы, районда фольклор коллективлар саны елдан ел арта бара, репертуар да киңәя. Әби–бабаларыбыз өчен бик тә якын булган кич утыру, кичке уен, аулак өй, каз өмәсе кебек гореф–гадәтләр фольклор коллективлар башкаруында бүген дә бик кызыклы чыкты. Бу көнне Байкал авылы клубы каршында оешып, үзенең беренче адымнарын ясаучы “Гәүһәр” фольклоар коллективы кич утыру күренешен тәкъдим итте.