Режим работы учреждения:
Понедельник – пятница: 8.00 — 17.00
Суббота: выходной
Перерыв на обед: 12.00 — 13.00
Вечерние мероприятия: 18.00 — 22.00
Муниципальное бюджетное учреждение "Арский районный Дом культуры" Арского муниципального района РТ
Арский районный Дом культуры
logo

Арчалар Барда җыенында!

Арча белән Барда арасы…, җиде йөз чакрым икән барасы. Менә шул ерак араларны узып без, Арча районы делегациясе, 16 июнь көнне Пермь өлкәсенең Барда районы оештырган милли бәйрәмдә катнаштык, ул анда “Барда җыены” дип атала. Районыбызның Кызыл Яр авылында туып-үскән фронтовик шагыйрь Мостафа Ногманның сүзләренә Сара Садыйкова көй язган “Тол буйлары” җыры Барда районының гимны итеп кабул ителгән. Тантана башланганда бәйрәмдә катнашучы барлык кунакларның җырны басып тыңлауларын күреп, якташыбыз өчен чиксез горурландык. Җыенда Пермь өлкәсе губернаторы Максим Решетников, Барда районы башлыгы Сергей Ибраев һәм башка кунаклар чыгыш ясадылар.