Режим работы учреждения:
Понедельник – пятница: 8.00 — 17.00
Суббота: выходной
Перерыв на обед: 12.00 — 13.00
Вечерние мероприятия: 18.00 — 22.00
Муниципальное бюджетное учреждение "Арский районный Дом культуры" Арского муниципального района РТ
Арский районный Дом культуры
logo

Арча батырларын олылады

14 мартта Арчада хезмәт алдынгылары слеты булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һ.б. катнашты.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев хезмәт алдынгыларын йолдызларыбыз, батырларыбыз, дип атады, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Марат Әхмәтов үзенең чыгышында арчалар тулы канлы тормыш белән яшиләр, тормыш чылбырын өзми саклаган өчен рәхмәт, диде. Ул шулай ук Арчада эш урыннары булдыру мәсьәләсен хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк, дигән фикер әйтте.
Хезмәт алдынгыларын бүләкләү җырлар, биюләр белән аралашып барды.