Режим работы учреждения:
Понедельник – пятница: 8.00 — 17.00
Суббота: выходной
Перерыв на обед: 12.00 — 13.00
Вечерние мероприятия: 18.00 — 22.00
Муниципальное бюджетное учреждение "Арский районный Дом культуры" Арского муниципального района РТ
Арский районный Дом культуры
logo

Арчалар Казан Сабантуенда!

23 июньдә Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узган Сабантуй вакытында булды. Казан Сабантуенда ел да арчалар үз программалары белән катнашып, Казан халкына һәм кунакларга истә калырлык бәйрәм үткәрүдә үз өлешләрен кертә: халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим иттәләр. Быел ишегалды чит илдән килгән кунакларны да кабул итте: Казанда узучы бөтендөнья футбол чемпионатына килгән җанатарлар һәм Бөекбритания, Аргентина, Япония, Колумбия, Германия, Испания, Австралия, Эквадор, Ираннан, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган илледән артык журналист татар мохитендә рәхәтләнеп күңел ачты, ишегалдында узган чүлмәк вату, капчык сугышы, йомыырка кабып йөгерү, җептән бүләк кисү кебек һ.б. сабантуйның бизәгенә әверелгән уеннарда катнашып рухларын баетты.