Режим работы учреждения:
Понедельник – пятница: 8.00 — 17.00
Суббота: выходной
Перерыв на обед: 12.00 — 13.00
Вечерние мероприятия: 18.00 — 22.00
Муниципальное бюджетное учреждение "Арский районный Дом культуры" Арского муниципального района РТ
Арский районный Дом культуры
logo

Авыллар дуслыгын күрсәтте

Яңа иҗат сезоны башыннан авылларда “Җир бизәге – туган авылым белән мактанырлык минем хакым бар” дигән девиз белән урам концертлары гөрләп бара. Һәр авылда һәр урам үзенең талантларын барлый.
Түбән Атыда бу мәсьәләне үзләренчә хәл икәннәр. Башта һәр авыл (Түбән Аты, Колачы, Урта Сәрдә) үзендә сайлап алу туры оештырган. Аннан иң яхшылары узган җомгада Түбән Аты мәдәният йортына җыелды. Искиткеч матур концерт булды ул. Яратып карап, күңелгә рәхәтлек алдык. Халык арасында әле моңа кадәр үзен күрсәтмәгән, шундый бәйгеләр булмаса беленми дә калачак талантлар ачылган.
Бу көнне зур концертны Колачы авылының Яшел урамы үзешчәннәре видеофильм белән (аны һәр авыл әзерләгән иде) башлап җибәрде. Авыл тарихы белән район ветераннар оешмасы җитәкчесе Наил Габдрахманов таныштырды.
Гади концерт кына булмады ул, аның барышында авылның данлыклы кешеләре, мактаулы шәхесләре, видеофильмнар аша халыкның тормыш–көнкүрешен яхшырту буенча башкарылган эшләр белән дә таныштык. Ләйлә Мөбарәкова, Ралинә Гарәфиева, Ләйлә Галәутдинова, Айгөл Галәутдинова чыгышларын яратып карадык, Рәдиф Нурмиевның җырлавына, аның көчле, моңлы тавышына сокландык.
Колачы гына түгел, Урта Сәрдә, Түбән Аты авылларында да бары тик мактауга гына лаек, авыллары өчен янып–көеп йөргән игелекле, тырыш кешеләр бик күп икән. Урта Сәрдә авылы элек–электән талантларга бай булган. Концертлары да үзенчәлекле, Илдар Шакиров башкаруында шушы авылга багышланган җыр белән башланып китте. Ул хәзерге вакытта еракта хезмәт итүче Илдардан музыкаль сәлам булып яңгырады.
Аннан Яшьлек урамы үзешчәннәре сәхнәне җыр–моңга күмде. Һәр номер күңелдә бары тик матур тәэсирләр генә калдырды. Сәвия Мөхетдинова, Илмира һәм Дилә Камалиевалар, Сөмбел Солтанованың җырлаулары, Гөлбикә Мөхәммәтҗанованың үзе язган шигырен сөйләве, Гүзәлия Галимҗанова, Адель Кәримуллинның биюе алкышлар яулады. Ә Дамир Шәйхиев үзен чын, талантлы җырчы икәнен күрсәтте. Иртә таңнан киң басуларны иңләгәндә сандугачлар җырын ишетеп, шулардан алгандыр ул бу моңны.
Түбән Аты терлекчеләре, механизаторлары, көрәшчеләре белән дан тоткан авыл. Фидаил Ибәтуллин, Наласадан килгән кунак кызы Камилә Насыйбуллина, Рәмзия Рәхимова, Азат Шәмсетдинов белән Наилә Гаязова, Роза Исмәгыйлева, Алинә Шәмсиева, Сәрия Шәмсиева, Кадрия Нәҗипова, Илсөя Шәмсетдинова, Наилә Хәсәнова, Дәниф Хәмидуллин, Рәмзилә Горбатовская, егетләр ансамбле һәм башкалар чыгышларын авылның тырыш хатын–кызларына, батыр ир–егетләренә багышладылар.
– Бу концертларда авыл талантлары гына түгел, кунакка кайтып йөрүчеләр дә, кода–кодагыйлар, кияү–киленнәр дә катнашты. Балалар, яшьләр, өлкәннәр дә сәхнәгә чыкты. Араларында беренче тапкыр кулларына микрофон тотканнары да бар. Авыл халкының шулай дус–тату яшәүләрен күрсәтә бу, – диде Түбән Аты авыл җирлеге башлыгы Резеда Фәттахова, үзешчәннәргә рәхмәтен белдереп.
Гөлсинә Зәкиева