Режим работы учреждения:
Понедельник – пятница: 8.00 — 17.00
Суббота: выходной
Перерыв на обед: 12.00 — 13.00
Вечерние мероприятия: 18.00 — 22.00
Муниципальное бюджетное учреждение "Арский районный Дом культуры" Арского муниципального района РТ
Арский районный Дом культуры
logo

Казансу паркының икенче өлеше ачылды

Үткән шимбәдә кичке сәгать 7дә Арчаның Казансу паркының икенче өлеше Кыш бабай, Кар кызы белән тантаналы шартларда ачылды. Район башлыгы Илшат Нуриев Арчада шундый матур, уңайлы парк төзелгәне өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка  рәхмәт әйтте, районда төзелешләр дәвам итәчәк, төзелгәнне саклап тотарга, сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә чакырды һәм халыкны Яңа ел белән котлады.

Казансу паркының яңа төзелгән өлешенә үтү юлына аркылы сузылган ал тасманы район башлыгы Илшат Нуриев  балалар белән бергә кисте. Сабыйлар чыр-чу килеп паркка йөгерде.

Паркның яңа төзелгән өлеше 21082 кв.м. тәшкил итә. Ә алдан файдалануга тапшырылган беренче өлеше 11000 кв.м. мәйданны били. Казансу паркын “Эталон Строй” ширкәте төзеде. Паркта җәяүлеләр өчен махсус юл (1050 м) эшләнгән. Чаңгыда шуучыларга да стадион янында яктыртылган трасса салынган. Паркның яңа өлешендә 500дән артык агач, куаклар утыртылган. Күпьеллык чәчәкләр урын алган. Кош оялары зонасы да бар. Биредә аларны ашатып, уңай тәэсирләр алырга була. Төрле атынгычлар (гамак,  пергола һ.б.) ял итү өчен менә дигән җайланмалар. Җәен кояшта кызына торган ятакларга кадәр бар. Балаларга уйнау өчен күтәртелгән корылма “тасмалар” үзе бер хикмәт. Кыскасы, Казансу паркына  килегез, барысын да үз күзләрегез белән күрерсез һәм беруңайдан ял да итәрсез.