Режим работы учреждения:
Понедельник – пятница: 8.00 — 17.00
Суббота: выходной
Перерыв на обед: 12.00 — 13.00
Вечерние мероприятия: 18.00 — 22.00
Муниципальное бюджетное учреждение "Арский районный Дом культуры" Арского муниципального района РТ
Арский районный Дом культуры
logo

Түгәрәк өстәл артында татар теле буенча фикер алыштылар

2 ноябрь көнне Арча педагогика көллиятендә “Арча. Туган тел, гореф–гадәтләр: киләчәккә караш” темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Максаты туган телне камилләштерүнең яңа ысулларын барлау, гореф–гадәтләрне яшьбуынга җиткерү, милли мәдәниятта туган телнең һәм гореф–гадәтләрнең әһәмияте, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда туган телгә кызыксыну уяту, милләтебезнең күренекле шәхесләре мисалында туган телнең бөеклеген күрсәтү иде.
Түгәрәк өстәл өч төркемгә бүленеп үтте. Мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре белән филология фәннәре докторы, профессор Рүзәл Йосыпов, язучылардан Вакыйф Нуриев, Рифат Җамал, Рәмис Әймәт, Татарстанның атказанган артисты Шамил Әхмәтҗанов, журналист Риман Гыйлемханов һәм башкалар очрашты. Соңыннан төркемнәр эшләренә нәтиҗә ясалды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.