Режим работы учреждения:
Понедельник – пятница: 8.00 — 17.00
Суббота: выходной
Перерыв на обед: 12.00 — 13.00
Вечерние мероприятия: 18.00 — 22.00
Муниципальное бюджетное учреждение "Арский районный Дом культуры" Арского муниципального района РТ
Арский районный Дом культуры
logo

Арча ярминкәсенә Петр Беренче килде

23 cентябрь көнне ярминкәдә бәрәңге бәйрәме оештырылды. Кунакларны ипи-тоз түгел, бәрәңге пәрәмәче белән костюмнардан Бәрәңге үзе (Рәсим Низамиев), Петр Беренче (Динар Бариев) һәм татар кызы (Лариса Васильева) каршы алды. Бәйрәмне тагын да ямьләндереп, сәхнәдән җыр-моң агылды. “Яшь йөрәкләр” ансамбле (җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина), Мөнирә Абдуллина, Расих Галимҗанов, Зөлфия Әүхәдиева яраткан җырларын яңгыраттылар, Рилә Абдрахманова, Зөлфәт Сибгатуллин күңелле итеп алып бардылар.