Режим работы учреждения:
Понедельник – пятница: 8.00 — 17.00
Суббота: выходной
Перерыв на обед: 12.00 — 13.00
Вечерние мероприятия: 18.00 — 22.00
Муниципальное бюджетное учреждение "Арский районный Дом культуры" Арского муниципального района РТ
Арский районный Дом культуры
logo

5 февраль көнне Арча муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләренең 2015 ел нәтиҗәләре буенча киңәшмәсе булып узды.

5 февраль көнне Арча муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләренең 2015 ел нәтиҗәләре буенча киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә китапханәчеләр, музей, клуб һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укытучылары катнашты.
Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” Муниципаль учреждениесе начальнигы Мөхетдинов Рамил Рафис улы үзенең чыгышында 2015 елда башкарган эшләргә нәтиҗә ясап, уңышларны билгеләп үтте, җитешсезлекләрне һәм проблемаларны ачыклап, аларны бергәләшеп уңай якка хәл итү юлларын билгеләде һәм киләчәккә планнар белән танышырды.
Арча станциясендәге Күпфункцияле үзәкнең сәнгать җитәкчесе Фазылҗанова Ильмира Мәхмүт кызының, Яңа Кырлай авыл китапханәсе мөдире Әхмәтҗанова Наилә Наил кызының, райкомның профсоюз рәисе Дәүләтшина Наилә Эдемовнаның чыгышлары булып узды.
Киңәшмәдә кунаклар да катнашты: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Ирада Хафиҗан кызы Әюпова һәм Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов. Алар да үзләренең фикерләрен җиткерделәр.