/ Новости / Арчалылар Казан Сабантуенда Арчалылар Казан Сабантуенда Кичә Казанның Тынычлык бистәсендә Сабантуйда арчалылар да катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов Арча ишегалдына керер алдыннан Сабан туена бүләк итеп, колгага сөлге бәйләде. Аннан кул тегермәнен тартты, остаханәләрдә Тукай әкиятләре буенча ясалган кул эшләнмәләрен карады.