Режим работы учреждения:
Понедельник – пятница: 8.00 — 17.00
Суббота: выходной
Перерыв на обед: 12.00 — 13.00
Вечерние мероприятия: 18.00 — 22.00
Муниципальное бюджетное учреждение "Арский районный Дом культуры" Арского муниципального района РТ
Арский районный Дом культуры
logo

Сабантуй Арска-2016

5 июньдә Арчада район Сабантуе булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов катнашты.

Ул арчалыларны бәйрәм белән котлады, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, дәүләт бүләкләре тапшырды.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләү сүзендә районга ярдәме өчен Президентка рәхмәт сүзләре җиткерде, сабан батырларын бүләкләде.

Сабантуйның төп батыры булып Югары Мәтәскә авылыннан Фаил Рәхимов калды.

Үз күңелеңне үзең күрмәсәң, кеше синең өчен кайгырмас, дибез. Ә менә Сабантуйда көне буе дөнья кадәр кеше синең күңелеңне күрә. Стадион капкасын атлап керүгә кечкенә мәйданчыкка күзем төште. Андагы матурлыкны ничек карамый була? Һәр мәктәп, Арчаның укучылар сарае Тукайның 130 еллыгы уңаеннан күргәзмә оештырган, анда нинди генә кул эшләре юк. Зур самовар куелган өстәл артындагы әбине кочаклап чәй эчәсе, җигелгән ат (чын ат диярсең) арбасына утырып болыннарга чыгасы килә.

– Районның 35 мәктәбе дә катнаша бүген монда, – диде район мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина. – Һәрберсе күргәзмәсен тәкъдим итә, шуның өстенә концерт номерлары да алып килделәр.

Сәхнәдә бер–бер артлы яшь артистлар чыгыш ясый. Берсе бии, икенчесе җырлый, өченчесе шигырь сөйли. Берсеннән–берсе оста.

Мәктәпләр генә түгел, балалар бакчалары хезмәткәрләре дә нәниләр өчен чын бәйрәм оештырды, балалар мәйданчыгын гөрләтте. Биредә нәниләр өчен нинди генә уеннар тәкъдим ителмәде. Җирдән бер карыш сабыйларның бөтен тырышлыкларын куеп, узыша–узыша уеннарда катнашулары бигрәк тә кызык. Сөртенәләр, егылалар, сикереп торып тагын алга чабалар. Яннарында терәкләре–әти–әниләре бар. Уеннарда катнашырга теләмәгәннәр өчен дә мөмкинлекләр бик күп, таганда атын, әйлән, сикер, “тракторга” утырып йөр–кыскасы, җаны ни тели.

Шуның янында гына яңгыраган җыр, музыка тавышы балалар яныннан икенче мәйданчыкка дәште. Ә биредә Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге мәңге картаймас, аруны белмәс яшь йөрәкле “Яшь йөрәкләр” ветераннар вокаль ансамбле чыгыш ясый. Кызлар, егетләре дә бар, минем алар турында нәкъ менә шулай дип әйтәсем килә, ансамбль белән дә, аерым–аерым да чыгыш ясый, шунда ук үзләре вальс әйләнә, бии, тамашачыны биетә.

– Башта ансамблебез зур мәйданда чыгыш ясады, аннан атларга утырып җырлап мәйдан әйләндек, хәзер менә сәгатьтән артык биредә концерт куябыз, – диде Нәсимә Гарифуллина.

Киләчәктә дә шулай җор күңелле, яшь йөрәкле булып калыгыз, кызлар. Без сезгә карап сокланабыз.

Юк, бу мәйданчык шуның белән эшен туктатмады, кичкә кадәр биредә җыр–бию тынмады. Һәр авыл җирлеге (шуңа караган мәдәният учреждениеләре) яртышар сәгатьлек чыгыш әзерләп килгән иде. Ә үзешчән артистлар чыгышын халык һәрвакыт яратып карый. Шуңа алар тамашачыга да кытлык кичермәде.

Тукта, ә яшь артистларыбыз кайда соң? Гадәттә, алар аерым сәхнә били иде. Алар төп мәйданның артында икән бит. Китапханәчеләр шунда ук әдәби мәйдан да оештырган. “Каурый каләм” әдәби–иҗат берләшмәсеннән Арчадан Халидә Фәйзрахманова, Факия Шәрәфетдинова, Зиннур Тимергалиев, Хәсибә Гатауллина, Казанбаштан Рәфкать Низамиев, Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтов, китапханәчеләрдән Яңасаладан Фәридә Борһанова, Яңа Кишеттән Надия Йосыпова, Күпербаштан Алсу Иванова чыгышларын Арча сәнгать мәктәбе укучылары бию–җырлары тулыландырды. Үз теләкләре белән сәхнәгә чыгарга теләүчеләр дә аз булмады.

Төп мәйдан тирәли бер кат әйләнеп чыктык, эчке ягына да үтик. Төп сәхнәдә иртәдән кичкә кадәр концерт өзелмәде. Үзебезнең генә түгел, тирә–як республикаларда да дан казанган “Ләйсән”, егетләр вокаль ансамбльләре, яшь җырчыларыбыз Инсаф Габделбәров, Илзирә Сираҗиева, Мөнир Мәрданов, бию коллективларыбыз, Арча сандугачы Расих Галимҗанов һәм башкалар (һәрберсенең исемен телгә алмаган өчен ачуланмаслар дип уйлыйбыз, чөнки ул мөмкин түгел) Татарстанның эстрада йолдызлары Раяз Фасыйхов, Рәфинә Ганиуллина, Рөстәм Асаев, Айдар Фәйзрахмановның фольклор ансамбле, “Ворожея” ансамбле белән бер сәхнәдән чыгыш ясады. Дагестаннан килгән артист канатта йөреп, төрле трюклар ясап халыкны сокландырды. Аны хәтта яңгыр да куркытмады. Арчага чакырганнары өчен рәхмәтен дә белдерде. Үзенә рәхмәт. Өлкәннәр бик циркка йөрми, мондый матурлыкны кайчан күрер идек әле. Добрыняны гына карагыз. Артык зур кеше дә түгел, ә андагы көч. Бармак юанлыгындагы тимерне бөкләп түгәрәк ясап куя. Табаны бөкләп кенә атты. Алып баручы да аптырады. “Хатыныгыз сезнең белән ничек курыкмыйча яши икән”, – дип көлдереп алды. Шуннан соң тегесе табаны үз хәленә кайтарып турайтып та куйды. Грелканы өреп кабартып шартлатты. Исең китәрлек.

Көчле кеше турында сүз чыккач, зур таш күтәреп баручыны да әйтеп үтәргә кирәк. Һәркемнән булмый шул ул. Кечерәк ташны да көчкә күтәрәбез. Без селкетә дә алмый торган зур ташны күтәреп 67 метр ара үтте. Узган ел шушы ук кеше 65 метрга күтәреп барган булган. Быел тагын да арттырган.

Төп мәйданга кергәч, тиз генә чыгып китә алырлык булмады. Нинди генә уеннар оештырылмаган. Кайберләрен көлә–көлә карадык. Икенчеләрендә катнашучыларның җитезлекләренә шаккаттык. Кара ул җилдә селкенеп торган, биек баганага ничек җитез менеп китәләр. Күзләр иярми. Авыш колганың башына кадәр барып җитүчеләр дә күп булды.

Көндәлек тормыштан алынган уеннарга күп урын бирелүенә игътибар иттек. Станга куеп кул пычкысы белән утын кисү, яруга кадәр бар иде. Ирләр каен бүкәненә бер генә суга. Ирләр, ди, хатын–кызлары да кимен куймый. Бер ханым кулында балта уйнап кына тора. Ирләрең бер кырыйга китсен. Тактага кадак какканда да хатын–кызлар ирләрнең борынына чиртте. Ир әле бер–ике кадак кына кагарга өлгерде, яшьрәк кенә бер ханым шул арада шалт та шолт кадакларны тактага чәпеп тә куйды.

50 килолы капчык күтәреп йөгерүне генә күрегез. Анда да хатын–кызларыбыз рекорд куйды. Чандыр гына гәүдәле бер ханым җиңел генә капчыкны җилкәгә салды да, шулай ук җиңел генә йөгереп килеп җиңү дә яулады һәм шул бер капчык шикәр комы үзенә бүләккә дә алды. Әйе, безнең хатын–кызлар, Некрасов әйткәндәй, барган җирдән атны туктата, янып торган йортка барып керә ала шул.

Моннан тыш кабартылган чаңгыга берничә кеше басып узышырга чыкты. Күз алдыгызга китерегез. Тигезлек сакланмаса, барың берьюлы түнәсең. Узышалар. Егылалар, үзләре көләләр, көчкә–көчкә торып, тагын чаңгыга басалар. Мәчегә көлке, тычканга үлем, дигәндәй, карап торганга көлке. Капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашыкшы авызга кабып узышу, капчык сугышы–кыскасы, ял итәм, күңел ачам дигән кешегә, җим җитәрлек иде. Ул әтәч тоту уенында өстән явып торган яңгыр турында да оныттылар.

Спорт уеннары яратканнарга да мөмкинлекләр адым саен. Кул көрәше, баскетбол, волейбол, теннис, өстәл теннисы һәм башкалар. Шунда гына теләгән кеше ГТО нормаларын тапшыра ала. Киләләр, анда да кеше өзелми.

Ә балалар өчен әти–әни кесәсен юкарта торган уеннар турында әйтеп тә торасы юк. Җигелгән понига да, квадрациклга да, нәни машиналарга да утырып йөриләр, батутта да сикерәләр. Бизәлгән җигүле атлар арбаларына утырып та йөреп киләләр. Шундый бер ат янына тукталдык. Бигрәк матур бизәлгән. Шунысы белән үзенә җәлеп итте. Бу хакта хуҗаларына әйткәч һәм каян булулары белән кызыксынгач:

– Шекәдән без. Беренче урынны алдык әле менә. Бәхетле ат безнең Маша, –диделәр, истәлеккә бик теләп фоторәсемгә төшеп.

Әй, батутта рәхәтләнәләр дә инде. Балачак, диген, шунда сикерү өчен чират торалар. Суда йөзеп йөргән шар эчендәге балаларны карарга да кызык. Үзләре суда, ә шар эчендә коры. Әйләнәләр, тугланалар, нинди генә кыяфәтләргә кермиләр. Бер урында кечкенә генә маймыл күтәреп торалар. Шуның белән фоторәсемгә төшерәләр. Янында ике зур попугай да бар. Бик төшәсе, тешли. Маймыл түгел, бәясе. Тир янында да тукталдык. Нәниләр өчен дә “тир” бар. Кабартылган шарга атарга кирәк. Бер урында шундый кызыклы, моңарчы күренмәгәнрәк аттракцион тәкъдим итәләр. Очучыга әйләнеп, зур сетка белән әйләндереп алынган савытка “күктән төшеп” күпме булдыра аласың, шуның кадәр тәм–том алып чыгарга кирәк. Эләгә, тик барысын да алып чыгуы гына авыррак. Мәйдан тирәли могҗизаларның барысын да язып та бетереп булмый, аның өчен үзеңә шунда булырга кирәк.

Кибетләр дә яңгырдан соң башларын калкыткан гөмбәләр кебек тезелеп киткән. Җаның ни тели, шул бар. Тамак ялгап алырга да була. Адым саен диярлек тәмле шашлык исе борынга бәреп керә. Әнә шулай матур, күңелле, кызыклы һәм тәмле итеп күңел ачты, ял итте ул көнне Арча Сабан туенда халык, килгән кунаклар.