Режим работы учреждения:
Понедельник – пятница: 8.00 — 17.00
Суббота: выходной
Перерыв на обед: 12.00 — 13.00
Вечерние мероприятия: 18.00 — 22.00
Муниципальное бюджетное учреждение "Арский районный Дом культуры" Арского муниципального района РТ
Арский районный Дом культуры
logo

КВН-2016

4 апрель көнне Арча район Мәдәният йортында “Халык рухын зурлый белгән сәнгать һәрчак үсә барыр яңарып” девизы белән оешма, учреждениеләр һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре, авыл җирлекләре көннәре кысаларында шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубы район конкурсларының финал ярышлары булып узды. КВНнар башта 6 зонада үтте. Аларда иң күп бал җыйган көчле командалар район сәхнәсенә чакырылды. Бәйгедә барлыгы 6 команда көч сынашты: Наласа авыл җирлегенең “Яшьлек” , Шушмабаш авыл җирлегенең “Шалт, Мөхәммәтҗан оныклары”, Урта Аты авыл җирлегенең “Аты mix” , Иске Чүриле авыл җирлегенең “Штерә йолдызлары”, Яңа Кишет авыл җирлегенең “Елмай” , социаль белем бирү академиясенең “Аськи”. Программа нигезендә КВН да катнашучы егетләр һәм кызлар төрле яктан сыналды. Командалар төрле кызыклы миниатюралар да күрсәттеләр, бик оста һәм үтемле итеп төртмәле сорауларга шундый ук төртмәле җаваплар да эзләделәр, капитаннарны да ярыштырдылар, җыр-биюгә осталыкларын да күрсәттеләр. Бу ярышта Шушмабаш авыл җирлегенең “Шалт, Мөхәммәтҗан оныклары” командасы җиңү яулады һәм күчмә кубок тапшырылды. Кубокның күчмә булуы киләсе елга башка командаларга да аны яулау мөмкин булуын дәлилли.