Режим работы учреждения:
Понедельник – пятница: 8.00 — 17.00
Суббота: выходной
Перерыв на обед: 12.00 — 13.00
Вечерние мероприятия: 18.00 — 22.00
Муниципальное бюджетное учреждение "Арский районный Дом культуры" Арского муниципального района РТ
Арский районный Дом культуры
logo

“Без- Тукай туган төбәктән!..”

21 апрель көнне Яр –Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда  Арча, Саба, Балтач, Кукмара районнарының якташлар очрашуы булып узды. Элеге очрашу бөек шагыйребез Габдулла Тукайның  130 ел тулган көннәргә туры килде. Чара “Шүрәле” музыкаль композициясе белән башланып китте.Шәһәрнең  башкарма комитеты урынбасары Рамил Мәрвән улы Хәлимов кунакларны  сәламләп, якташлар адресына үзенең җылы сүзләрен җиткерде. Арча районыннан килгән делегация   Яр-Чаллы шәһәрендә яшәүче якташларыбызга  иҗади номерларын бүләк итте һәм кичәне оештыручыларга истәлекле бүләкләрен тапшырды.