Режим работы учреждения:
Понедельник – пятница: 8.00 — 17.00
Суббота: выходной
Перерыв на обед: 12.00 — 13.00
Вечерние мероприятия: 18.00 — 22.00
Муниципальное бюджетное учреждение "Арский районный Дом культуры" Арского муниципального района РТ
Арский районный Дом культуры
logo

Арча станциясендә урнашкан Күпфункцияле үзәктә районкүләм эшче яшьләр иҗат фестивале

22 март көнне Арча станциясендә урнашкан Күпфункцияле үзәктә районкүләм эшче яшьләр иҗат фестивале үтте. Туган төбәкләрендә хезмәт куючы яшь кешеләрнең эштән соң вакытларын мавыктыргыч, җанлы итеп оештыру, үзара якыннанрак аралаштыру, үзенчәлекле талант ияләрен барлау, яшьләрне актив яшәү рәвешен төрләндерергә тарту максатында “Мәдәният идарәсе” һәм “Арча район Мәдәният йорты ” муниципаль учреждениеләренең Нигезләмәсе нигезендә башлангыч алды бу фестиваль. Чара яшьләрне иҗатка, эшкә, яңа биеклекләргә омтылыр¬га бер этәргеч булыр, дип өметләнә оештыручылар.
Фестивальнең зона этаплары 25 ноябрь — 4 февраль көннәрендә авыл мәдәният йорты һәм клубларында үткәрелде. Җиңүчеләр бәйгенең 2016 елның март аенда үткәреләчәк гала концертта чыгыш ясау хокукына ия булдылар.
Әлеге чараны Штерә авылыннан апайлы-энеле Ралинә һәм Динар Җәләевлар алып барды. Бу фестивальдә 35 яшькә кадәрле булган эшче яшьләр үзләренең җыр , бию.нәфис сүз буенча булган талантларын халык игътибарына тәкъдим иттеләр.
Эшче яшьләр иҗат фестивалендә җиңүче яшьләребез: Вәлиев Маннур(Штерә), Исмәгыйлев Раил (Штерә), Сәгдиев Илшат (Ашабаш), Мифтахов Айрат ( Арча) , Кәримуллин Айрат ( Арча), Хафизов Артур (Арча), Шакиров Дамир( Айван), Әюпова Алсу( Каенсар), Тимергалиев Рәсих (Арча), Җаббаров Алмаз (Арча), Әхмәдиев Ришат(Арча), Хисаметдинов Илназ (арча), Ишмуратов Рамил (Урта Сәрдә), Гөлия Исмәгыйлева (Кушлавыч), Илсөя Шәмсетдинова (Түбән Аты), Радик Мөхәммәдиев (Иске Ашыт), Илүсә Сафиуллина (Апаз), Алмаз Фәйзрахманов (Апаз), Самигуллина Гөлйөзем( Апаз), Бохаров Зөфәр (Шушмабаш), Хәйретдинов Радик (Кышкар),, Алаев Сергей (Яңа Кишет ), Минзин Илнар (Чиканас), Ранил Шакирзянов (Казанбаш), Мөхәммәтсафин Илнур (Лесхоз), Гәләүтдинова Илшат (Пөшәңгәр), Хәсәнова Флүзә (Иске Масра), Хәлиуллина Ләйсән (Арча).
Җиңүчеләрне район башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов котлады, дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Халык тарафыннан чыгышлар җылы кабул ителде. Яшьләребезгә киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.