Режим работы учреждения:
Понедельник – пятница: 8.00 — 17.00
Суббота: выходной
Перерыв на обед: 12.00 — 13.00
Вечерние мероприятия: 18.00 — 22.00
Муниципальное бюджетное учреждение "Арский районный Дом культуры" Арского муниципального района РТ
Арский районный Дом культуры
logo

«Төп йорт килене 2016» район бәйгесендә катнашыгыз. Бүләкләре яхшы

Районыбыз авылларында «Төп йорт килене 2016» бәйгесе үткәрелә.Соңыннан Арчада гала-концерт була. Финал ярышында җиңүчеләргә бүләкләре яхшы. 1-2 урынга— суыткыч, 3 урынга — автомат кер юу машинасы. 4-7 урыннарга кызыксындыру бүләкләре — тузан суырткычлары. Бәйге нигезләмәсе белән түбәндә таныша аласыз.

РАСЛЫЙМ

Арча муниципаль районы

башкармакомитетының

“Мәдәният идарәсе” МУ

җитәкчесе

________ Р.Р.Мөхетдинов

Авыл клуб учреждениеләре арасында “Төп йорт килене – 2016 ”

район бәйгесен үткәрү

НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Гомуми нигезләмә
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе, “Арча район мәдәният йорты” муниципаль бюджет учреждениесе белән берлектә,

“Төп йорт килене — 2016” район бәйгесен оештыра һәм үткәрә.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары
2.1. Бәйгене уздыруның төп максатлары:

—татар халкының гореф-гадәтләре саклануның гаилә өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын ачыклау;

— татар хатын-кызы образының рухи һәм мәдәни кыйммәтен билгеләү;

— яшьләрдә әхлаклылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү;

— сөйләм культурасын формалаштыру һәм үстерү.;

Шартлары һәм үткәрү тәртибе:

“Төп йорт килене – 2016” район бәйгесе ноябрь – февраль айларында үткәрелә.

Бәйгедә төп йортта яшәүче, чикләнмәгән яшькә кадәр булган, киленнәр катнаша ала.

Авыл клуб учреждениеләре арасында үткәрелүче “Төп йорт килене – 2016” район бәйгесе III этапта узачак.

Беренче этап – район авыл клубларында, мәдәният йортларында ноябрь-декабрь( 2015) айларында үткәрелә.

Оештыручылары – Үзәк авыл мәдәният йортлары. Жюри составын ( 3 кешедән ким булмаган) урыннарда билгелиләр.

Икенче этап – зона ярышлары. I этапта җиңүчеләр январь-февраль айларында билгеләнгән график нигезендә зоналарда үз осталыкларын күрсәтәләр.

Оештыручылар – “Мәдәният идарәсе” һәм “Арча район Мәдәният йорты” муниципаль учреждениеләре. Икенче этапны үткәрү графигы һәм жюри составы район бәйгесен оештыру комитеты тарафыннан раслана.

Өченче этап – зоналарда җиңүчеләр 2016 елның март аенда үткәрелүче гала-концертта чыгыш ясау хокукына ия булалар.

Үткәрү урыны: Арча район Мәдәният йорты

Җиңүчеләргә “Төп йорт килене – 2016” исеме, диплом, истәлекле бүләкләр тапшырылачак. “Гүзәл килен”, “Тамашачы яраткан килен”, “Иң музыкаль”, “Аш-су остасы”, “Тыйнак килен”номинацияләрендә җиңүче киленнәр махсус билгеләнеп үтеләчәкләр.

“Төп йорт килене – 2016” район бәйгесенең конкурслар программасы

1.“Исәнмесез – бу мин!”катнашучы үзе турында презентация күрсәтеп, чыгыш ясый. Презентация түбәндәге критерийларга җавап бирергә тиеш:

— сәнгатьлелек;

— эстетик зәвык;

— гыйбрәтлелек;

— миллилек; җирле төбәкнең тарихы, гореф-гадәтләренең чагылыш табылуы;

— буыннар арасындагы бәйләнешне чагылдыру;

— гаиләле тормыш рәвешен, ир белән хатын арасындагы тугрылык, баладагы итагатьлелек һәм ватанпәрвәрлек идеяләрен алга сөрү;

— музыкаль бизәлешнең сөйләмгә туры килүе.

2.“Музыкаль осталык” репертуар ирекле. Башкару вакыты: 3-3,5 минут. Минуслы фонограмма рөхсәт ителә. Чыгышны бәяләгәндә башкару осталыгы, сәхнә костюмы, репертуарның дөрес сайлануы, сәхнә культурасы һ.б. исәпкә алына.

3.“Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?”

Нәсел шәҗәрәсен төрле форматта, зәвыклы, башкаларга үрнәк булырлык итеп башкару.

төрле ысулда эшләнгән гаилә шәҗәрәсе, ирекле форматта(текстның зурлыгы сезнең карамакта, шрифт аңлаешлы булырга тиеш);

— шәҗәрәдә урнаштырылган буыннар саны;

— гаилә традицияләрен кертү дә хуплана.

4.“Килен күчтәнәче”

Өй эше бәйгесе. Киленнәр өйдә пешереп килгән берәр милли ризык тәкъдим итәләр. Катнашучыдан өй шартларында әлеге ризыкны пешерү процессында төшерелгән видео да таләп ителә. Бу аның ни дәрәҗәдә тырыш килен булуын бик яхшы ачып бирәчәк. Аңлатма бирәләр. Чыгыш ясау вакыты – 4 минут. Бәяләү: күчтәнәчнетәкъдим итүнең оригинальлеге,бизәлеше.

Барлык конкурслар да 10 баллы система белән бәяләнәләр. Иң күп балл җыючы җиңүче булып танылаһәм Гала-концертта катнашачак.

Жюри составы:

Мөхетдинов Р.Р. – Арча районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе җитәкчесе, жюри рәисе

Нурьязанов А.Г. – Арча район Мәдәният йорты директоры

Гарифҗанова Г.Н. – Арча район Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

Зәкиева Г.В. — “Арча хәбәрләре” газетасы корреспонденты

Фазылова Л.Р. — Арча үзәкләштерелгәнкитапханәләр челтәре директоры
Гала-концерт Арча район Мәдәният йорты 04.03.2016 уткәрелә!