Район мәктәпләреннән 10 сыйныф укучылары, Арча педагогика, агросәнәгать көллиятләре студентлары – булачак солдатлар – Зур Бирәзә авылы янындагы чыршылыкта биш көнлек хәрби–кыр җыенында булдылар. Кичләрен күңел ачу программасы (Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре чыгыш ясады), спорт ярышлары оештырылды. Башка еллардагы кебек быел да җыен зур оешканлык белән үтте.
Якты Көн авылына барып, «Уракчы кыз» фольклор ансамбле чыгышын карарга туры килде. Ул чакта коллектив үзе генә дә зур концерт куйды. Арчада үткән фольклор коллективлар бәйгесендә дә Якты Көн үзешчәннәре уңышлы чыгыш ясап килә. Ә шушы арада «Уракчы кыз» «Иске Казан түгәрәк уены» республика татар фольклоры фестивалендә чыгыш ясап, беренче урынны яулады.