14 февральдә Гашыйклар көне уңаеннан  Арча Мәдәният йорты шаулап торды: үзешчәннәр парларга багышлап җырлар башкара, кунаклар төрле кызык уеннарда катнаша, аннан күмәк биюләр, дискотека… Кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачу кичәсе булды.

24 гыйнвар көнне Арча район Мәдәният йортында авыл клуб учреждениеләре хезмәткәрләре өчен практик семинар оештырылды. Семинар кысаларынды презентация эшләү буенча мастер-класс күрсәтелде.

  

  

13 гыйнварда Үзәк стадионда искечә яңа елны каршы алу уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды. Район күләмендә оештырылган “Яңа ел серпантины”, “Кар сыннары патшалыгы”нда дип аталган бәйге нәтиҗәләре, территорияләр бизәлеше буенча җиңүчеләргә дипломнар, сертификатлар тапшырылды.
Бәйрәм авыл үзешчәннәре чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан салют белән тәмамланды.

  

  

  

  

  

  

7 нче гыйнвар көнне Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән үзәк чыршы янында Раштуа бәйрәме уздырылды. Программада төрле күңел-ачу уеннары, җыр-биюләр булды.
  

  

  

Оренбург өлкәсе татарлары 3 гыйнвар кичендә Арчага килделәр. Алар Көнбатыш кунакханәсенә урнашып, чәйләп алганнан соң, кичке Арча белән таныштылар. Казансу паркына төштеләр.
4 гыйнвар иртәсендә район башлыгы Илшат Нуриев белән очраштылар. Эшлекле сөйләшүләр алып бардылар. Үзара хезмәттәшлек итәргә сүз куештылар.
Аннан Арча буйлап сәяхәт иттеләр, «Казан арты» тарих-этнографик музейны, «Арча» спорт комплексын карадылар, Ташкичү мәктәбендә туган як музеенда, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани музеенда, мәчеттә, Арчаның яңа 6нчы мәктәбендә, Боз сараенда булдылар. Яңа Кырлайда Габдулла Тукай музей комплексына сәяхәт кылдылар. Көтектә терлек асраучы Дамир Шакирҗанов, Мөндештә Хәлим Гарипов фермер-крестьян хуҗалыклары, Айванда яшелчә үстерүче Нафил Гатауллин эше белән таныштылар.
Кичен район мәдәният йортына үзләре алып килгән спектакльне куярга һәм карарга җыелдылар.

  

  

  

  

  

  

  

  

  

  

Стадионда Яңа ел алды тамашасы узды. Җырлап, уйнап,биеп, көлеп, бәйрәм иттек. 2018 ел да бүгенге кич кебек бәхетле авазлар, шат көлүләр белән тулып торсын. Яңа ел белән, дуслар!

  

  

  

Үзәк стадионда ял итәм, күңел ачам дисәң, хәзер бар да бар. 26 декабрь көнне тимераякта шуарга яратучылар өчен шугалак та ачылды. Ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов катнашты. “Арча” спорт мәктәбе тренеры Илнур Абдрахманов тимераякта шуучылар өчен бозда уеннар, ярышлар оештырды.

Стадионга кергәч тә бию мәйданчыгы бар иде. Кышын ул буш тора. Менә шул урында хәзер шугалак ясаганнар. “Теләге булган һәр кеше үзенең тимераягы белән килеп күпме кирәк шуның кадәр бушка шуа ала”, – диде Ильяс Габделгазизов.
  

  

27 декабрьдә Арча Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов балаларны һәм ата–аналарын яңа ел белән котлады, сәламәтлек, шатлыклар теләде. Аннан алар “Яңа ел маҗаралары” дигән сәхнәләштерелгән җырлы–биюле күңелле тамаша карадылар, Кар бабай һәм Кар кызы белән очраштылар.Соңыннан чыршы янында күңел ачтылар.
  

  

Яңа иҗат сезоны башыннан авылларда “Җир бизәге – туган авылым белән мактанырлык минем хакым бар” дигән девиз белән урам концертлары гөрләп бара. Һәр авылда һәр урам үзенең талантларын барлый.
Түбән Атыда бу мәсьәләне үзләренчә хәл икәннәр. Башта һәр авыл (Түбән Аты, Колачы, Урта Сәрдә) үзендә сайлап алу туры оештырган. Аннан иң яхшылары узган җомгада Түбән Аты мәдәният йортына җыелды. Искиткеч матур концерт булды ул. Яратып карап, күңелгә рәхәтлек алдык. Халык арасында әле моңа кадәр үзен күрсәтмәгән, шундый бәйгеләр булмаса беленми дә калачак талантлар ачылган.
Бу көнне зур концертны Колачы авылының Яшел урамы үзешчәннәре видеофильм белән (аны һәр авыл әзерләгән иде) башлап җибәрде. Авыл тарихы белән район ветераннар оешмасы җитәкчесе Наил Габдрахманов таныштырды.
Гади концерт кына булмады ул, аның барышында авылның данлыклы кешеләре, мактаулы шәхесләре, видеофильмнар аша халыкның тормыш–көнкүрешен яхшырту буенча башкарылган эшләр белән дә таныштык. Ләйлә Мөбарәкова, Ралинә Гарәфиева, Ләйлә Галәутдинова, Айгөл Галәутдинова чыгышларын яратып карадык, Рәдиф Нурмиевның җырлавына, аның көчле, моңлы тавышына сокландык.
Колачы гына түгел, Урта Сәрдә, Түбән Аты авылларында да бары тик мактауга гына лаек, авыллары өчен янып–көеп йөргән игелекле, тырыш кешеләр бик күп икән. Урта Сәрдә авылы элек–электән талантларга бай булган. Концертлары да үзенчәлекле, Илдар Шакиров башкаруында шушы авылга багышланган җыр белән башланып китте. Ул хәзерге вакытта еракта хезмәт итүче Илдардан музыкаль сәлам булып яңгырады.
Аннан Яшьлек урамы үзешчәннәре сәхнәне җыр–моңга күмде. Һәр номер күңелдә бары тик матур тәэсирләр генә калдырды. Сәвия Мөхетдинова, Илмира һәм Дилә Камалиевалар, Сөмбел Солтанованың җырлаулары, Гөлбикә Мөхәммәтҗанованың үзе язган шигырен сөйләве, Гүзәлия Галимҗанова, Адель Кәримуллинның биюе алкышлар яулады. Ә Дамир Шәйхиев үзен чын, талантлы җырчы икәнен күрсәтте. Иртә таңнан киң басуларны иңләгәндә сандугачлар җырын ишетеп, шулардан алгандыр ул бу моңны.
Түбән Аты терлекчеләре, механизаторлары, көрәшчеләре белән дан тоткан авыл. Фидаил Ибәтуллин, Наласадан килгән кунак кызы Камилә Насыйбуллина, Рәмзия Рәхимова, Азат Шәмсетдинов белән Наилә Гаязова, Роза Исмәгыйлева, Алинә Шәмсиева, Сәрия Шәмсиева, Кадрия Нәҗипова, Илсөя Шәмсетдинова, Наилә Хәсәнова, Дәниф Хәмидуллин, Рәмзилә Горбатовская, егетләр ансамбле һәм башкалар чыгышларын авылның тырыш хатын–кызларына, батыр ир–егетләренә багышладылар.
– Бу концертларда авыл талантлары гына түгел, кунакка кайтып йөрүчеләр дә, кода–кодагыйлар, кияү–киленнәр дә катнашты. Балалар, яшьләр, өлкәннәр дә сәхнәгә чыкты. Араларында беренче тапкыр кулларына микрофон тотканнары да бар. Авыл халкының шулай дус–тату яшәүләрен күрсәтә бу, – диде Түбән Аты авыл җирлеге башлыгы Резеда Фәттахова, үзешчәннәргә рәхмәтен белдереп.
Гөлсинә Зәкиева

вход