Март 2018

26 март көнне район Мәдәният йортында узган тантаналы чарада мәдәни өлкәдә уңышларга ирешкән хезмәткәрләр бүләкләнде. Соңыннан бәйрәм бүләге буларак “Бермәнчек” дәүләт фольклор ансамбле концерты күрсәтелде.
  

  

  

  

  

  

  

  

  

  

  

  

  

  

  

  

  

14 мартта Арчада хезмәт алдынгылары слеты булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һ.б. катнашты.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев хезмәт алдынгыларын йолдызларыбыз, батырларыбыз, дип атады, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Марат Әхмәтов үзенең чыгышында арчалар тулы канлы тормыш белән яшиләр, тормыш чылбырын өзми саклаган өчен рәхмәт, диде. Ул шулай ук Арчада эш урыннары булдыру мәсьәләсен хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк, дигән фикер әйтте.
Хезмәт алдынгыларын бүләкләү җырлар, биюләр белән аралашып барды.
  

  

  

  

  

  

9 мартта Тукай марофоны булды. Иртәнге сәгать 10да Арчаның Яңа Кенәр юнәлешендәге тукталыш янында чаңгычыларның марофоны башланды. Өч төркемдәге чаңгычылар 7,5 км.га, 10 км.га һәм 20 км.га узыштылар. Күрше-тирә район һәм Казан чаңгычылары да катнашты. Барысы 94 чаңгычы үз көчен сынап карады.

  

  

  

  

  

  

  

  

  

  

7 мартта Арчаның Мәдәният йортында «Арча гүзәле 2018» исеме өчен бәйге узды. Районыбызның һәм шәһәребезнең берсеннән-берсе чибәр 7 кызы шушы исем өчен көч сынашты.
Кызлар җыр-моңга осталыкларын, сылулыкларын, булганлыкларын күрсәтү белән беррәттән, сәясәт темасына кагылышлы фикерләре белән дә уртаклашты. Конкурсантларны һәм тамашачыларны котлап, эстраданың талантлы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов, арчабызның һәвәскәрләре Расих Галимҗанов, Рәсим Низамиев, Данис Гайфуллин дәртле җырлар бүләк итеп, кичәне тагын да ямьләде.
  

  

  

  

  

  

Арча муниципаль районы мәдәният учреждениеләренең 2017 ел өчен хисабы һәм 2018 елда билгеләнгән бурычлар белән  район мәдәният идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Рафис улы чыгыш ясады.Шулай ук җыелышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рахматуллин Рауил Шәйдәүләт улы һәм Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы да катнашты.
  

  

  

вход