Туган төбәкнең мәдәни варислыгын һәм казанышларын саклауда, халыкның рухи байлыгын ныгыту, ялларын оештыруда, шулай ук халык талантларын үстерү өлкәсендә мәдәният учреждениеләре мөһим роль уйный.

Арча районында беренче клуб учреждениеләре 30 нчы елларда төзелә башлый. Район мәдәният йорты элекке Октябрь урамында агач бинада (элекке Пионерлар йорты) урнашкан була. Беренче директоры – Гайнетдинов Х. (1945-1947 еллар).

50-60 нчы елларда мәдәният тормышы бик җанлана, концерт-спектакльләр еш куела. 1972 елда Арча район мәдәният йортының яңа ике катлы бинасы сафка баса. Бу – район өчен зур вакыйга була (директоры – Габдрахманов Р.).

2002 елда мансард этажы төзелә.

2010 елда бинага реконструкция уздырыла.

Мәдәният йортының гомуми мәйданы 1885 кв.м.-ны тәшкил итә, тамашачы залы 361 урынга исәпләнгән. Бүгенге көндә Арча район мәдәният йортында 29 хезмәткәр эшли, шуларның 18е – белгечләр.

Арча район мәдәният йортының 86 филиалы бар.

Ел дәвамында район мәдәният йорты тарафыннан 500 дән артык мәдәни чара оештырыла. 14 клуб берләшмәсе уңышлы эшләп килә. “Егетләр”, “Ләйсән”, “Рус җыры” халык вокаль ансамбльләре, “Җидегән чишмә” халык театры, халык уен кораллары ансамбле, “Аллегро” бию төркеме чыгышлары элек-электән җыр-биюне юлдаш иткән Арча ягы халык сәнгатенең югары дәрәҗәдә булуын дәлилли, тырыш хезмәт нәтиҗәсендә ирешелгән уңышлар нигезендә үзешчәннәребезне бөтен республикада таныта.

вход