Бүген район башлыгы Илшат Нуриев сәләтле балалар белән очрашты, аларның сорауларына җаваплар бирде. Очрашудан соң район башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде. Бу хакта газетабызның киләсе санында укырсыз.

Район башлыгы Илшат Нуриев Казансу паркының икенче өлешен ачканнан соң Арчаның Үзәк чыршысын ачу бәйрәменә килде һәм  халыкны Яңа ел белән котлады, районда башкарылган эшләр, алдагы елга планнар турында сөйләде.

Бәйрәм дәвам итте. Мәдәният, мәгариф һәм башка хезмәт коллективлары сәхнәдә  дәртле биюләр, җырлар белән халыкның күңелен күрде. Сәүдә нокталары янында да халык мәш килде. Хуш исле шашлыклар пешеп, чәйләр кайнап торды. Анда үзенә бертөрле бәйрәм рухы сизелде. Әти-әниләр, әби, бабайлар балаларын, оныкларын сыйлады, үзләре дә кунак булды. Бәйрәмдә бала-чагалар күп иде. Таудан чана шудылар, уеннарда катнаштылар, Кыш бабай, Кар кызы белән фотосурәткә төштеләр, кечерәк чыршы янында педагог апа-абыйлары белән шаярды-көлде, уйнадылар… Балаларга гына түгел, зурларга да күңелле иде. Арчаның 7нче мәктәбе коллективы, төрле әкият геройлары роленә кереп, “Бар да яхшы булыр” көенә, сәхнәдә биеп тә күрсәттеләр соң.  Араларында Верка Сердючкага кадәр бар иде!

Уеннар да кызык иде. Юнылмаган дүртпочмак агач чаңгыларда йөрделәр, боҗра эченә берничә кеше кереп узыштылар, чанага хатынын, баласын, йөргән кызын утыртып ярыштылар, хәрәкәтләнеп, җылынып алыйм дигән кешегә уеннар җитәрлек иде.

Казаннан “Айфара” ансамбле кайткан иде. Дәртле җырлары белән халыкны үз яннарына җыйдылар. Җитәкчесе Алмаз Шәрифуллин җырлап, халыкка менә дигән бәйрәм ясады. Арада “Дискотека!” – дип сораучылар да булды. Әмма Алмаз Шәрифуллин берничә җыр җырлаганнан соң халык белән саубуллашты. Аны үзебезнең район үзешчәннәре алмаштырды. Район Мәдәният йорты хезмәткәре Риләнең җырлавына, нишләп Казанга артист булып китми икән бу, дия-дия биеделәр. Кем белән сөйләшсәм дә: “Быелгы бәйрәм күңеллерәк, – диделәр. – Сәхнәдә чыгышлар белән дә ялыктырып бетермәделәр, кызыклары гына булды. Уеннары, чәе, Кыш бабае, Кар кызы дигәндәй… Күңел ачыйм дисәң, барысы да бар. “Айфара” ансамбле кайтуы да шәп булды! Рәхмәт оештыручыларга!” Әйе, рәхмәт оештыручыларга. Минем үземә дә быелгы Үзәк чыршыны ачу бәйрәме күңеллерәк булган кебек тоелды. Күңелсез озын чыгышларны (дөрес, барысы да түгел) карап, туңып беткән еллар да булды.

Сәгать 10нчы яртыда салют аттырдылар. Карашлар күккә төбәлде. Күңелдә бары тик матур теләкләр. Исән–имин үтә күр 2017 ел, 2018 ел шатлык-сөенечләр алып килсәң иде! Биюләр дәвам итте…
  

  

  

  

Үткән шимбәдә кичке сәгать 7дә Арчаның Казансу паркының икенче өлеше Кыш бабай, Кар кызы белән тантаналы шартларда ачылды. Район башлыгы Илшат Нуриев Арчада шундый матур, уңайлы парк төзелгәне өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка  рәхмәт әйтте, районда төзелешләр дәвам итәчәк, төзелгәнне саклап тотарга, сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә чакырды һәм халыкны Яңа ел белән котлады.

Казансу паркының яңа төзелгән өлешенә үтү юлына аркылы сузылган ал тасманы район башлыгы Илшат Нуриев  балалар белән бергә кисте. Сабыйлар чыр-чу килеп паркка йөгерде.

Паркның яңа төзелгән өлеше 21082 кв.м. тәшкил итә. Ә алдан файдалануга тапшырылган беренче өлеше 11000 кв.м. мәйданны били. Казансу паркын “Эталон Строй” ширкәте төзеде. Паркта җәяүлеләр өчен махсус юл (1050 м) эшләнгән. Чаңгыда шуучыларга да стадион янында яктыртылган трасса салынган. Паркның яңа өлешендә 500дән артык агач, куаклар утыртылган. Күпьеллык чәчәкләр урын алган. Кош оялары зонасы да бар. Биредә аларны ашатып, уңай тәэсирләр алырга була. Төрле атынгычлар (гамак,  пергола һ.б.) ял итү өчен менә дигән җайланмалар. Җәен кояшта кызына торган ятакларга кадәр бар. Балаларга уйнау өчен күтәртелгән корылма “тасмалар” үзе бер хикмәт. Кыскасы, Казансу паркына  килегез, барысын да үз күзләрегез белән күрерсез һәм беруңайдан ял да итәрсез.
    

  

Каждый год начало декабря считается декадой инвалидов. Декаду открыли самодеятельные артисты Арского районного Дома культуры.
      

      

      

    

29 ноябрь көнне автомарафон мәгърифәтче, тарихчы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200ел тулу уңаеннан оештырылды.
Маршрут: «Казан арты» музее — Ташкичү авылы мәчете-Ташкичүдәге Ш. Мәрҗани музее- Әтнә районы туган якны өйрәнү музее — «Калатау» кафесында төшке аш — Коморгуҗада Ш. Мәрҗани музее — Ябынчы — Арча.
    

    

    

    

    

    

В минувшее воскресенье отметили День матери, матери, которая равна ангелу. В этот день в цветочных магазинах не было перебоя в покупателях. Я прислушалась к разговору молоденькой девушки и продавца. «Мне, пожалуйста, самый красивый букет, это для моей мамы», – сказала она. Лицо сияет, глаза искрятся… Вы представляете, а как обрадовалась я, когда мои дети вручили мне роскошный букет? Пусть все дети будут такими же, радуют своих матерей красивыми поступками. Для них и небольшая радость равна бескрайнему морю.
Мероприятие, состоявшееся в Арской детской школе искусств, Расих Галимзянов открыл песней, посвященной матери. А песня о девочке, сочинившей песню в честь своей мамы, в исполнении шестилетней дочери нашей коллеги Рамзии Гарифулллиной Рафины вернула взрослых в их далекое детство.
– Я с детства мечтала родить и воспитать пятерых детей. Видимо, Всевышний услышал меня, он наградил меня тремя дочерьми и двумя сыновьями. Сама до выхода на заслуженный отдых работала воспитательницей детского сада. И там я малышей очень любила, относилась к ним как к родным – сказала мать пятерых детей Лилия Мубаракова из Арска. – Говорят, каждый ребенок рождается со своей долей счастья. И это верно. Наша старшая дочь уже замужем, у нас два внука. Младшего ребенка я родила в 41 год. И он уже учится в школе. Я очень рада, что решилась родить.
И Ильхамия Хуснутдинова из Сарай-Чекурчи – мать пятерых детей. Ее муж Фанис – передовой комбайнер общества «Корсинский МТС».
– В этом году он стал победителем республиканского конкурса и выиграл грант в сумме 100 тысяч рублей, удостоился премии главы района, – говорит Ильхамия с гордостью за отца своих детей. – Держим скот, у нас шесть голов крупного рогатого скота. До сих пор было две коровы, теперь думаем довести их поголовье до четырех. Хозяйство выделяет сено, солому, зернофураж. Вот и сейчас должны получить зернофураж на 35 тысяч рублей. – Сама работаю заведующей складом в хозяйстве, зимой в основном дома. Если стараться, то никакой трудности в воспитании детей нет. Они приносят семье счастье.
И в семьях Лилии Шакировой из деревни Апайкина-Гарь, Гузель Исмагиловой из Мендюша, Гульнур Шайхуллиной из Нижних Метесков в этом году на радость родителей появились малыши. На праздничном мероприятии заместитель руководителя районного исполнительного комитета Рамиль Гарифзянов вручил матерям этих семейств сертификаты на материнский капитал. Он также поздравил всех матерей с праздником и выразил самые добрые пожелания. Танцы в исполнении хореографических коллективов «Сөембикә гөлләре», «Ар-и-Эль», песни в исполнении вокального ансамбля «Мизгел», Расима Низамиева, Валентины Валиуллиной, Инсафа Гаптельбарова, Диляры Хайдарзяновой, Рили Абдрахмановой, Алины Шигабиевой, Эльвины Салахутдиновой, Артура Хафизова, Люзии Латыповой посвящались святым из святых – нашим матерям.

      

      

      

      

  

 

  

   

 

   

   

 

  

  

 

  

    

   

   

Арча шәһәрендә төзелгән яңа урта мәктәпне ачу тантанасында балалар башкарган җырдан алынды бу сүзләр. Аларга тирән мәгънә салынган – туган тел белән туган ил бер–берсеннән аерылгысыз алар.
Тантана башланганчы мөхтәрәм ветераныбыз, Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Илдус ага Сәгъдиев белән сөйләшеп утырдык.
– Телебезне саклау, үстерү өчен мәктәпләрдә татар теле–әдәбияты укытуга бирелгән сәгатьләр саны гына иң мөһиме түгел икәнлеген аңларга кирәк, – диде ул. – Әзерлекле укытучы ике сәгатьтә дә әйбәт нәтиҗәгә ирешергә, әзерлексезе биш сәгатьтә дә моңа ирешә алмаска мөмкин.
Илдус абый Самара өлкәсенә әлифба авторларының берсе Сәләй Вагыйзовның туган авылына баргач, андагы балаларның саф татар телендә сөйләшүенә исләре китүе турында сөйләде. Ә бит анда татарча бөтенләй укытмыйлар, телне гаиләдә өйрәнәләр.
Финляндиягә баручылар да татарларның чиста итеп татарча сөйләшүенә сокланып кайталар.
Без мәктәптә укыту программаларына йогынты ясый алмыйбыз, әмма гаиләдә балаларыбызны, оныкларыбызны ана телебезгә өйрәтә алабыз. Мәктәпләребездә дә берәү дә туган телдә укытуны тыярга җыенмый.
Арча шәһәрендә төзелгән әлеге 500 урынлы мәһабәт урта мәктәптә 1–9 сыйныфларда федераль мәгариф дәүләт стандарты кысаларында татарча укыту һәм тәрбия бирү юнәлеше күздә тотыла. Биредә заманча мәгариф технологияләре куллану, “Сәләтле балалар” программасын кертү, база предметлары буенча укыту сәгатьләрен арттыру, укучылар сайлаган профильләр буенча өстәмә курслар оештыру, инглиз телен тирәнтен өйрәнү (1–2 сыйныфларда өстәмә белем бирү исәбенә, 5 сыйныфта инглиз телендә информатиканы өйрәнү) һ.б.күздә тотыла.
Яңа мәктәп төзелү Арча шәһәре мәктәпләрендә бер сменалы укытуга күчү юнәлешендә дә мөһим вакыйга булды.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тантанадагы чыгышын республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтүдән башлады.
– Рөстәм Нургалиевич, мин район башлыгы булып эшләгән өч елның да ахырында килеп районга зур бүләк ясап китәсез, – диде ул. – Менә бу мәктәп тә Сезнең булышлык белән төзелде. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!
– Без бу мәктәпкә зур өметләр баглыйбыз, – диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Безгә әзерлекле кадрлар бик кирәк. Быел республикада дүрт яңа мәктәп төзелде, шуның берсе – Арчада. Арча минем өчен чит түгел, мин анда җиде ел эшләдем. Районның күп кешеләре таныш.
Президент республикада утыздан артык программа эшләвен әйтеп үтте. Биш елда 926 мәктәп һәм балалар бакчалары төзекләндерелде. Киләчәктә дә бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов арчаларны әлеге вакыйга белән тәбрик итте, уңышлар теләде. Ул мәктәп директоры Рамил Мөхәммәдияровка 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
      

      

      

    

вход