Июль 2018

«Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы 25-27 июльдә Арчада уздырылды. Аның темасы – “Арча төбәгеннән чыккан язучыларның әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы”. Күчмә утырышта Австралия, Швеция, Германия, Болгария, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан кебек чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән 150гә якын делегат катнашты.


Казансу паркында фольклор коллективларның “Хәтер чылбыры” дип аталган район фестивале гала–концерты булып үтте. Ул инде өченче ел рәттән оештырыла һәм рухи мирасыбызны яшь буынга җиткерү, халык җырларын, борынгы йолаларны саклап калуны күз алдында тота.

Шунысы куанычлы, районда фольклор коллективлар саны елдан ел арта бара, репертуар да киңәя. Әби–бабаларыбыз өчен бик тә якын булган кич утыру, кичке уен, аулак өй, каз өмәсе кебек гореф–гадәтләр фольклор коллективлар башкаруында бүген дә бик кызыклы чыкты. Бу көнне Байкал авылы клубы каршында оешып, үзенең беренче адымнарын ясаучы “Гәүһәр” фольклоар коллективы кич утыру күренешен тәкъдим итте.

23 июньдә Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узган Сабантуй вакытында булды. Казан Сабантуенда ел да арчалар үз программалары белән катнашып, Казан халкына һәм кунакларга истә калырлык бәйрәм үткәрүдә үз өлешләрен кертә: халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим иттәләр. Быел ишегалды чит илдән килгән кунакларны да кабул итте: Казанда узучы бөтендөнья футбол чемпионатына килгән җанатарлар һәм Бөекбритания, Аргентина, Япония, Колумбия, Германия, Испания, Австралия, Эквадор, Ираннан, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган илледән артык журналист татар мохитендә рәхәтләнеп күңел ачты, ишегалдында узган чүлмәк вату, капчык сугышы, йомыырка кабып йөгерү, җептән бүләк кисү кебек һ.б. сабантуйның бизәгенә әверелгән уеннарда катнашып рухларын баетты.

Арча белән Барда арасы…, җиде йөз чакрым икән барасы. Менә шул ерак араларны узып без, Арча районы делегациясе, 16 июнь көнне Пермь өлкәсенең Барда районы оештырган милли бәйрәмдә катнаштык, ул анда “Барда җыены” дип атала. Районыбызның Кызыл Яр авылында туып-үскән фронтовик шагыйрь Мостафа Ногманның сүзләренә Сара Садыйкова көй язган “Тол буйлары” җыры Барда районының гимны итеп кабул ителгән. Тантана башланганда бәйрәмдә катнашучы барлык кунакларның җырны басып тыңлауларын күреп, якташыбыз өчен чиксез горурландык. Җыенда Пермь өлкәсе губернаторы Максим Решетников, Барда районы башлыгы Сергей Ибраев һәм башка кунаклар чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана Персова ТР Президенты Рөстәм Миннехановның бәйрәм котлавын укыды.
Район башлыгы Илшат Нуриев сабан батырларына Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.Көн дә искиткеч матур булды, халык рәхәтләнеп ял итте.
Район Сабантуеның быелгы абсолют батыры булып Иске Кишет авылыннан Альберт Ситдыйков калды.

вход