Февраль 2018

23 февраль көнне Арча Мәдәният йортында “Ир-ат солтаны” бәйгесенә йомгак ясалды. Видеофильнар белән тулыландырылган бу чарада хезмәттә генә уңган түгел, сәхнәдә дә йолдызга тиң булган ир-солтаннары гына катнашты һәм чыгыш ясады, җырлады, биеде, гармунын тартты, шигырь сөйләде, хезмәтләре белән таныштырды.
  

  

  

  

  

  

  

14 февральдә Гашыйклар көне уңаеннан  Арча Мәдәният йорты шаулап торды: үзешчәннәр парларга багышлап җырлар башкара, кунаклар төрле кызык уеннарда катнаша, аннан күмәк биюләр, дискотека… Кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачу кичәсе булды.

вход