Декабрь 2017

Үзәк стадионда ял итәм, күңел ачам дисәң, хәзер бар да бар. 26 декабрь көнне тимераякта шуарга яратучылар өчен шугалак та ачылды. Ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов катнашты. “Арча” спорт мәктәбе тренеры Илнур Абдрахманов тимераякта шуучылар өчен бозда уеннар, ярышлар оештырды.

Стадионга кергәч тә бию мәйданчыгы бар иде. Кышын ул буш тора. Менә шул урында хәзер шугалак ясаганнар. “Теләге булган һәр кеше үзенең тимераягы белән килеп күпме кирәк шуның кадәр бушка шуа ала”, – диде Ильяс Габделгазизов.
  

  

27 декабрьдә Арча Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов балаларны һәм ата–аналарын яңа ел белән котлады, сәламәтлек, шатлыклар теләде. Аннан алар “Яңа ел маҗаралары” дигән сәхнәләштерелгән җырлы–биюле күңелле тамаша карадылар, Кар бабай һәм Кар кызы белән очраштылар.Соңыннан чыршы янында күңел ачтылар.
  

  

Яңа иҗат сезоны башыннан авылларда “Җир бизәге – туган авылым белән мактанырлык минем хакым бар” дигән девиз белән урам концертлары гөрләп бара. Һәр авылда һәр урам үзенең талантларын барлый.
Түбән Атыда бу мәсьәләне үзләренчә хәл икәннәр. Башта һәр авыл (Түбән Аты, Колачы, Урта Сәрдә) үзендә сайлап алу туры оештырган. Аннан иң яхшылары узган җомгада Түбән Аты мәдәният йортына җыелды. Искиткеч матур концерт булды ул. Яратып карап, күңелгә рәхәтлек алдык. Халык арасында әле моңа кадәр үзен күрсәтмәгән, шундый бәйгеләр булмаса беленми дә калачак талантлар ачылган.
Бу көнне зур концертны Колачы авылының Яшел урамы үзешчәннәре видеофильм белән (аны һәр авыл әзерләгән иде) башлап җибәрде. Авыл тарихы белән район ветераннар оешмасы җитәкчесе Наил Габдрахманов таныштырды.
Гади концерт кына булмады ул, аның барышында авылның данлыклы кешеләре, мактаулы шәхесләре, видеофильмнар аша халыкның тормыш–көнкүрешен яхшырту буенча башкарылган эшләр белән дә таныштык. Ләйлә Мөбарәкова, Ралинә Гарәфиева, Ләйлә Галәутдинова, Айгөл Галәутдинова чыгышларын яратып карадык, Рәдиф Нурмиевның җырлавына, аның көчле, моңлы тавышына сокландык.
Колачы гына түгел, Урта Сәрдә, Түбән Аты авылларында да бары тик мактауга гына лаек, авыллары өчен янып–көеп йөргән игелекле, тырыш кешеләр бик күп икән. Урта Сәрдә авылы элек–электән талантларга бай булган. Концертлары да үзенчәлекле, Илдар Шакиров башкаруында шушы авылга багышланган җыр белән башланып китте. Ул хәзерге вакытта еракта хезмәт итүче Илдардан музыкаль сәлам булып яңгырады.
Аннан Яшьлек урамы үзешчәннәре сәхнәне җыр–моңга күмде. Һәр номер күңелдә бары тик матур тәэсирләр генә калдырды. Сәвия Мөхетдинова, Илмира һәм Дилә Камалиевалар, Сөмбел Солтанованың җырлаулары, Гөлбикә Мөхәммәтҗанованың үзе язган шигырен сөйләве, Гүзәлия Галимҗанова, Адель Кәримуллинның биюе алкышлар яулады. Ә Дамир Шәйхиев үзен чын, талантлы җырчы икәнен күрсәтте. Иртә таңнан киң басуларны иңләгәндә сандугачлар җырын ишетеп, шулардан алгандыр ул бу моңны.
Түбән Аты терлекчеләре, механизаторлары, көрәшчеләре белән дан тоткан авыл. Фидаил Ибәтуллин, Наласадан килгән кунак кызы Камилә Насыйбуллина, Рәмзия Рәхимова, Азат Шәмсетдинов белән Наилә Гаязова, Роза Исмәгыйлева, Алинә Шәмсиева, Сәрия Шәмсиева, Кадрия Нәҗипова, Илсөя Шәмсетдинова, Наилә Хәсәнова, Дәниф Хәмидуллин, Рәмзилә Горбатовская, егетләр ансамбле һәм башкалар чыгышларын авылның тырыш хатын–кызларына, батыр ир–егетләренә багышладылар.
– Бу концертларда авыл талантлары гына түгел, кунакка кайтып йөрүчеләр дә, кода–кодагыйлар, кияү–киленнәр дә катнашты. Балалар, яшьләр, өлкәннәр дә сәхнәгә чыкты. Араларында беренче тапкыр кулларына микрофон тотканнары да бар. Авыл халкының шулай дус–тату яшәүләрен күрсәтә бу, – диде Түбән Аты авыл җирлеге башлыгы Резеда Фәттахова, үзешчәннәргә рәхмәтен белдереп.
Гөлсинә Зәкиева

Бүген район башлыгы Илшат Нуриев сәләтле балалар белән очрашты, аларның сорауларына җаваплар бирде. Очрашудан соң район башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде.

Район башлыгы Илшат Нуриев Казансу паркының икенче өлешен ачканнан соң Арчаның Үзәк чыршысын ачу бәйрәменә килде һәм  халыкны Яңа ел белән котлады, районда башкарылган эшләр, алдагы елга планнар турында сөйләде.

Бәйрәм дәвам итте. Мәдәният, мәгариф һәм башка хезмәт коллективлары сәхнәдә  дәртле биюләр, җырлар белән халыкның күңелен күрде. Сәүдә нокталары янында да халык мәш килде. Хуш исле шашлыклар пешеп, чәйләр кайнап торды. Анда үзенә бертөрле бәйрәм рухы сизелде. Әти-әниләр, әби, бабайлар балаларын, оныкларын сыйлады, үзләре дә кунак булды. Бәйрәмдә бала-чагалар күп иде. Таудан чана шудылар, уеннарда катнаштылар, Кыш бабай, Кар кызы белән фотосурәткә төштеләр, кечерәк чыршы янында педагог апа-абыйлары белән шаярды-көлде, уйнадылар… Балаларга гына түгел, зурларга да күңелле иде. Арчаның 7нче мәктәбе коллективы, төрле әкият геройлары роленә кереп, “Бар да яхшы булыр” көенә, сәхнәдә биеп тә күрсәттеләр соң.  Араларында Верка Сердючкага кадәр бар иде!

Уеннар да кызык иде. Юнылмаган дүртпочмак агач чаңгыларда йөрделәр, боҗра эченә берничә кеше кереп узыштылар, чанага хатынын, баласын, йөргән кызын утыртып ярыштылар, хәрәкәтләнеп, җылынып алыйм дигән кешегә уеннар җитәрлек иде.

Казаннан “Айфара” ансамбле кайткан иде. Дәртле җырлары белән халыкны үз яннарына җыйдылар. Җитәкчесе Алмаз Шәрифуллин җырлап, халыкка менә дигән бәйрәм ясады. Арада “Дискотека!” – дип сораучылар да булды. Әмма Алмаз Шәрифуллин берничә җыр җырлаганнан соң халык белән саубуллашты. Аны үзебезнең район үзешчәннәре алмаштырды. Район Мәдәният йорты хезмәткәре Риләнең җырлавына, нишләп Казанга артист булып китми икән бу, дия-дия биеделәр. Кем белән сөйләшсәм дә: “Быелгы бәйрәм күңеллерәк, – диделәр. – Сәхнәдә чыгышлар белән дә ялыктырып бетермәделәр, кызыклары гына булды. Уеннары, чәе, Кыш бабае, Кар кызы дигәндәй… Күңел ачыйм дисәң, барысы да бар. “Айфара” ансамбле кайтуы да шәп булды! Рәхмәт оештыручыларга!” Әйе, рәхмәт оештыручыларга. Минем үземә дә быелгы Үзәк чыршыны ачу бәйрәме күңеллерәк булган кебек тоелды. Күңелсез озын чыгышларны (дөрес, барысы да түгел) карап, туңып беткән еллар да булды.

Сәгать 10нчы яртыда салют аттырдылар. Карашлар күккә төбәлде. Күңелдә бары тик матур теләкләр. Исән–имин үтә күр 2017 ел, 2018 ел шатлык-сөенечләр алып килсәң иде! Биюләр дәвам итте…
  

  

  

  

Үткән шимбәдә кичке сәгать 7дә Арчаның Казансу паркының икенче өлеше Кыш бабай, Кар кызы белән тантаналы шартларда ачылды. Район башлыгы Илшат Нуриев Арчада шундый матур, уңайлы парк төзелгәне өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка  рәхмәт әйтте, районда төзелешләр дәвам итәчәк, төзелгәнне саклап тотарга, сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә чакырды һәм халыкны Яңа ел белән котлады.

Казансу паркының яңа төзелгән өлешенә үтү юлына аркылы сузылган ал тасманы район башлыгы Илшат Нуриев  балалар белән бергә кисте. Сабыйлар чыр-чу килеп паркка йөгерде.

Паркның яңа төзелгән өлеше 21082 кв.м. тәшкил итә. Ә алдан файдалануга тапшырылган беренче өлеше 11000 кв.м. мәйданны били. Казансу паркын “Эталон Строй” ширкәте төзеде. Паркта җәяүлеләр өчен махсус юл (1050 м) эшләнгән. Чаңгыда шуучыларга да стадион янында яктыртылган трасса салынган. Паркның яңа өлешендә 500дән артык агач, куаклар утыртылган. Күпьеллык чәчәкләр урын алган. Кош оялары зонасы да бар. Биредә аларны ашатып, уңай тәэсирләр алырга була. Төрле атынгычлар (гамак,  пергола һ.б.) ял итү өчен менә дигән җайланмалар. Җәен кояшта кызына торган ятакларга кадәр бар. Балаларга уйнау өчен күтәртелгән корылма “тасмалар” үзе бер хикмәт. Кыскасы, Казансу паркына  килегез, барысын да үз күзләрегез белән күрерсез һәм беруңайдан ял да итәрсез.
    

  

Каждый год начало декабря считается декадой инвалидов. Декаду открыли самодеятельные артисты Арского районного Дома культуры.
      

      

      

    

29 ноябрь көнне автомарафон мәгърифәтче, тарихчы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200ел тулу уңаеннан оештырылды.
Маршрут: «Казан арты» музее — Ташкичү авылы мәчете-Ташкичүдәге Ш. Мәрҗани музее- Әтнә районы туган якны өйрәнү музее — «Калатау» кафесында төшке аш — Коморгуҗада Ш. Мәрҗани музее — Ябынчы — Арча.
    

    

    

    

    

    

вход